Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан халыклары Ассамблеясе Берлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров һәм республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгебез директоры Людмила Белоусова да бар иде. Алар — «Айбагыр»га җан өргән кешеләр. Рәхмәт йөзеннән аларга, зур рамкага куеп, балаларның кул эзләре төшерелгән футболка бүләк иттеләр😍

Людмила Даниловна «Айбагыр»ның беренче көннәрен искә төшерде:

— 2012 елдан бирле уздырыла торган лагерьда башта 70ләп бала ял итсә, хәзер бу сан 104кә җитте. 2009 елны, керәшен яшьләренең беренче форумында «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты Светлана Максимова балалар өчен этнолагерь оештыру фикерен әйтте. Аның бу идеясен хуплап, Светаны махсус сменалар оештыру буенча Мәскәүдә уздырылган семинарга укырга җибәрдек. Света һәм Евгений Максимовлар — безнең иң актив керәшен яшьләреннән, икесе дә шушы лагерьда эшләгән. Ә хәзер инде аларның кызлары Антонина бу лагерьда ял итә.

«Айбагыр» этносменасы — республикадагы социаль мөһим проектлар рәтендә тора. Ел саен без «Айбагыр» проектын яклап, республикадагы профильле сменалар өчен субсидия алабыз. Этносменаны тормышка ашыруда Татарстан җитәкчелегенең ярдәме зур, — дип сөйләде ул.

Мәртәбәле кунаклар 15 еллык уңаеннан 15 төп агач утыртуда катнашты. Аллея дә, «Айбагыр» этносменасы да шаулап үссен, дип телибез🌳
Смена 23 июльдән 9 августка кадәр узачак.
Татарстан халыклары Дуслыгы йортының мәгълүмат бүлеге, Яков Емельянов мәдәният үзәге материаллары буенча
