Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда «Питрау» бәйрәмен билгеләп үттеләр

Татарстанда «Питрау» бәйрәмен билгеләп үттеләр

admin 20.07.2026

Мамадыш районының Җөри авылында Питрау керәшен мәдәнияте фестивале ачылды, анда Татарстанның 20 районы һәм шәһәреннән, шулай ук Башкортостаннан, Удмуртиядән, Самара һәм Чиләбе өлкәләреннән 50 меңгә якын кунак һәм 50дән артык иҗат коллективы катнашты. Традиция буенча Питрау язгы — җәйге халык бәйрәмнәрен төгәлли. Татарстан Республикасы Рәисе, республика парламенты депутатлары исеменнән мәйданда катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов котлады. . (ФОТО)

«Республикабызда яшәүче һәр халыкның үз традицияләре бар, һәм алар барысы да үзләренең мәдәни кодларын сакларга тырышалар, — дип басым ясады Марат Әхмәтов. — Питрау бәйрәме матур һәм эчтәлекле булудан тыш, аның тирән символик мәгънәсе бар, һәм без аны киләчәк буыннар өчен сакларга тиешбез».

Марат Әхмәтов мондый зур бәйрәмне оештырган өчен барысына да рәхмәт белдерде. «Монда кешеләрнең күңелләре ачыграк кебек, алар гаять ихлас, — дип ассызыклады парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы. — Һәр ишегалды кунакларны шундый җылылык белән каршы ала, бу бәйрәмдә беренче тапкыр гына катнашмасам да, мин гаҗәпләнүдән туктамыйм. Күпмилләтле халкыбызның көче нәкъ менә шунда. Бердәмлек безне  көчле итә һәм ныгыта. Биредә илебез һәм республикабызның барлык халыклары мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә тирән хөрмәт белән караулары бик мөһим. Питрау бер мәйданчыкка төрле милләт һәм дин тотучы йөзләгән кешене җыя, безне берләштерә һәм бер зур, бердәм һәм тату гаиләгә әверелдерә».

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин билгеләп үткәнчә, быел Питрау Җөри авылында 28 нче тапкыр билгеләп үтелә, һәм бу еллар эчендә бәйрәм аеруча популяр һәм масштаблы. Анда Бер тапкыр булган һәркем өчен иң көтелгән вакыйгага әверелде. «Питрау милләтенә һәм диненә карамастан, барлык кешеләрне берләштерә, — дип ассызыклады Вадим Никитин. — Бүгенге катлаулы заманда безне берләштергән нәрсәләрне — милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу аеруча мөһим». Район башлыгы шулай ук бүгенге көндә махсус операция фронтларында алты йөздән артык мамадышлының Ватанбызны яклавын искәртте һәм аларга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

«Питрау — республиканың төрле милләт һәм дин кешеләрен керәшеннәрнең мәдәни мирасы белән таныштыра торган бәйрәм ул, — дип мөрәҗәгать итте керәшеннәрнең республика оешмасы җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров мәйдан кунакларына, — Питрау кырда эшләр бераз туктап торган вакытка туры килә. Бу-игенчеләргә зур ихтирам күрсәтүче бәйрәм. Киләсе Питрау кадәр чорны да без тырыш хезмәт белән яшәсәк иде».

Питрау-татар керәшеннәренең иң хөрмәтле бәйрәме, ул гадәттәгечә апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә («Петр көне») билгеләп үтелә һәм «елның календарь чиге» булып санала, шуннан соң табигать көзгә әзерләнә башлый. Алда-печән чабу, урак өсте. Питрауны еш кына «төнге Сабантуй» дип тә атыйлар, чөнки төп бәйрәм чаралары кояш баер алдыннан традицион ат чабышларыннан башлана һәм төн буе дәвам итә.

Питрау, рус Каравоны, татар Сабантуе, удмурт Гырон быдтон, чуваш Уявы, мари Семыгы белән беррәттән, күптән инде Татарстанның танылган мәдәни брендларының берсенә, республиканың күпмилләтле халкын берләштерүче бәйрәмгә әверелде.

Бәйрәм башланганчы Марат Әхмәтов Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин белән ат чабышларында булды, шулай ук бәйрәмнең тематик мәйданчыкларын карады. Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 50 дән артык ат ярышларда өч номинациядә катнашты.

«Тырлау» аланында дистәләгән тематик киңлекләр — милли ишегаллары булган керәшен авылы, халык кәсепләре ярминкәсе, керәшен кухнясы йорты, фольклор мәйданчыклары, балалар уен зонасы һәм халык уеннары мәйданчыгы җәелдерелгән иде.

Яшьләр өчен «Димче» почмагы һәм«Җәшләр җыены» мәйданчыгы эшләде, анда яшьләр аралаша һәм үзләренең икенче яртысын таба ала, чөнки Питрау халыкта, барыннан да элек, «танышу бәйрәме» буларак билгеле.

Моннан тыш, оештыручылар Мамадыш районында һәм Татарстанда туган геройларның батырлыкларына — махсус хәрби операциягә багышланган тематик мәйданчык әзерләгәннәр иде.

Монда мәртәбәле кунакларны көмеш волонтер Юрис Шәкүров каршы алды. Ул СВО зонасына җибәрү өчен мобиль мунчалар төзи. Бүгенге көндә ул сугышчыларга үзенең 60 нчы мунчасын җибәргән.

Этник мәдәниятне саклаучы яшь хатын-кызлар «Керәшен чибәре» тамашасында катнаштылар, халык җырларын, биюләрен башкаруда үз осталыкларын күрсәттеләр, үз халкының гореф-гадәтләрен һәм тарихын белүләре белән уртаклаштылар.

Көрәш бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булды. Питрауга Татарстанның һәм илнең якындагы төбәкләренең иң көчле көрәшчеләре җыелган иде.

Питрауның бәйрәм программасы төнгә кадәр дәвам итәчәк. Традиция буенча бәйрәм батырларны бүләкләү, учак янында уеннар һәм фейерверк белән тәмамланачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

та РТ

Continue Reading

Previous: Рөстәм Миңнеханов Омскта XXVI Федераль Сабантуйда катнашты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности