Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанлыларны «Каз өмәсе» милли бәйрәменә чакыралар

Казанлыларны «Каз өмәсе» милли бәйрәменә чакыралар

admin 30.10.2026

5 ноябрьдә Казанның тарихи үзәгендә – Иске Татар бистәсендә – халкыбызның борынгыдан килгән гүзәл гореф-гадәте булган «Каз өмәсе» милли бәйрәме гөрләячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бу көнне бирегә килүчеләрне күңелле театральләштерелгән тамаша көтә, борынгы гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп кышка каз әзерләү ысулы халык күз алдында җанландырылачак, ә барлык теләүчеләр милли татар мичендә пешкән кайнар коймаклардан авыз итә алачак.

«Каз өмәсе» бәйрәме, гадәттә, кышның беренче суыклары төшү белән – күбрәк ноябрь айларында билгеләп үтелә. Ул казларны күмәкләп эшкәртү һәм бергәләп хезмәт итү гореф-гадәтенә нигезләнгән, шуңа күрә дә халкыбызның бай мәдәни мирасының аерылгысыз бер өлеше булып тора, дип белдерә «Иске шәһәр» префектурасының матбугат хезмәте.

Быел әлеге милли тантана Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы милли аш-су йортларында һәм аларның ишегалларында оештырылачак.

Татар-информ

Continue Reading

Previous: Әлфия Айдарская: Әнием халыкныкы иде, ул чын татар сандугачы булды
Next: Түбән Камада «Мин татарча укыйм» бәйгесендә җиңүчеләрне ачыкладылар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности