Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Түбән Камада «Мин татарча укыйм» бәйгесендә җиңүчеләрне ачыкладылар

Түбән Камада «Мин татарча укыйм» бәйгесендә җиңүчеләрне ачыкладылар

admin 30.10.2026

Туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләү генә түгел, текстның мәгънәсен тоеп, аны тыңлаучыга җиткерә белү дә мөһим. Түбән Камада узган «Мин татарча укыйм» муниципаль бәйгесендә катнашучылар нәкъ менә шушы осталыкларын сынады. Быелгы конкурс шәһәрнең 60 еллыгына багышланды, дип хәбәр итә «Түбән Кама яңалклары».

НТР 24 фотосы

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә әлеге бәйге алтынчы тапкыр үткәрелде. Катнашучыларга алдан таныш булмаган текстлар тәкъдим ителде. Алар өч турда көч сынашты: башта төбәк авторларының шигырьләрен, аннары юмористик хикәяләрне, соңгы этапта Түбән Кама тарихына багышланган документаль-публицистик мәкаләләрдән өзекләрне укыдылар.

Биремнәрне әзерлексез башкарырга туры килде. Конкурсантларга сүзләрне дөрес әйтү генә түгел, текстның эчтәлеген һәм рухын тавыш, интонация һәм сәнгатьле уку аша җиткерү дә мөһим иде.

«Бәйгедә катнашучыларның әзерлексез укуы һәм текстларга артистлык осталыгы өстәве аеруча сокландырды», — дип билгеләп үтте «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина.

20 яшькә кадәрге катнашучылар арасында:

  • I урын — Азалия Закирова;
  • II урын — Азалия Исмаилова;
  • III урын — Фидан Шәкүров.

20 яшьтән өлкәннәр арасында:

  • I урын — Альбина Сәмигуллина;
  • II урын — Айгөл Шагиева;
  • III урын — Рәмзия Мостафина.

Бәйге ахырында барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды.

Татар-информ

Continue Reading

Previous: Казанлыларны «Каз өмәсе» милли бәйрәменә чакыралар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности