Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Халыкара өлкәннәр көнендә без өлкән буынны хөрмәтлибез. Аларның зирәклеге, игелеге һәм яшәү көче безне илһамландыра. Әйдәгез, туганнарыбызга шалтыратырга, эшләре һәм сәламәтлекләре белән кызыксынырга онытмыйк. Кадерлеләребезгә күңел җылылыгы һәм бәхетле гомер телим!», – дип язган республика лидеры «Макс»та.
