Татарстан халыклары Ассамблеясе

Тарихы

1992 елда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Татарстан халыкларының беренче корылтае узды. Анда милли-мәдәни җәмгыятьләр Ассоциациясе булдыру турында резолюция кабул ителде. 1997 елда Ассоциация бюджеттан финанслана башлады; Казанда бюджеттан финансланучы беренче якшәмбе мәктәбе ачылды; 1999 елда Ассоциациядә Халыклар дуслыгы Йорты булдырылды. Ул дәүләт тарафыннан финанслана.

дом фото
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы белән Ассоциация арасында беренче килешү төзелә. Шулай ук министрлыкның төрле бүлекчә җитәкчеләре һәм милли җәмгыятьләрнең башлыклары катнашында координацион совет төзелү дә Ассоциация эшчәнлегендә иң әһәмиятле чараларның берсе булып тора. Үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе Татарстанда гына түгел, дөньякүләм дәрәҗәдә танылу ала. Бу турыда Идел буе Федераль округында узган махсус киңәшмәдә ассызыкланды. Ассоциациянең эшчәнлеге белән кеше хокуклары буенча Европа Советы комиссары Альваро Хиль Роблес, Европа Советы Парламент Ассамблеясе әгъзалары Давид Аткинсон һәм Рудольф Биндиг танышты. Давид Аткинсон төрле этник төркемнәрнең үзара мөнәсәбәте буенча Татарстан Ассоциациясе тәҗрибәсен Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга таратырга дигән өндәмә белән чыкты.

2007 елда Татарстан халыкларының икенче королтае узды. Королтайда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, Россия халыклары Ассамблеясе рәисе Рамазан Абдулатипов, Россия Президентының Идел буе Федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәдәният вәкилләре катнашты. Королтайда Ассоциацияне Татарстан Республикасында яшәүче халыклар Ассамблеясы дип үзгәртү турында карар кабул ителде.

Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының рәисе итеп Татарстан Дәүләт Советы Парламенты җитәкчесе Фәрид Мөхәмәтшин сайланды. Советка шулай ук этник-мәдәни, этник-социаль мәсьәләләргә бәйле эшчәнлек алып баручы ведомство җитәкчеләре, милли җәмгыять берләшмәләре вәкилләре (бер халык – бер тавыш принцибы нигезендә), Ассамблеянең республика район-шәһәрләрендәге филиаллары вәкилләре һәм оешманы гамәлгә куючы физик затлар кертелде.

Ассамблеянең бүгенгесе

Татарстан халыклары Ассамблеясенең бүгенге эшчәнлеге турында сөйләгәндә бөтен республикада киң җәелдерелгән этно-мәдәни хәрәкәт турында ассызыклап үтәргә кирәк. Яр-Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск шәһәрләрендә филиаллар һәм вәкиллекләр бар. Шулай ук Ассамблея составына республиканың 11 муниципаль берәмлегендә эшләүче милли оешмалар кертелгән.

Татарстанда төрле дәүләт структураларының милләтара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән хезмәттәшлеге буенча уникаль тәҗрибә тупланган. Шуларның иң нәтиҗәлесе — Ассамблеянең эчке эшләр структуралары белән хезмәттәшлек итүе. Килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә Ассамблея төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарына мөрәҗәгать итә ала. Элеккеге СССР республикаларыннан һәм ерак илләрдән килгән гражданнарны теркәү мәсьәләләре Ассамблея, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль миграцион хезмәте Идарәсе белән төзелгән өчъяклы Килешү кысаларында хәл ителә.

Татарстан халыклары Ассамблеясе составына 36 милләт исеменнән эш алып баручы 223 милли җәмәгать оешмасы керә. Республикада 132 милли-мәдәни үзәк эшли. Төрки халыкларның “Нәүрүз” фестивален үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Күпгасырлык тарихы булган татар (“Сабантуй”), рус (“Каравон”), мари (“Семык”), удмурт (“Гырон Быдтон”), мордва (“Балтай”), керәшен (“Питрау”), украин (“Иван Купала”) халыкларының милли бәйрәмнәре яңарыш ала. Милли кәсеп һәм һөнәрчелекне торгызуда да зур эш алып барыла. Сәнгать кәсебен үстерү Үзәге, һөнәрчеләр палатасы булдырылды. Халык кәсебен, һөнәрче осталарның эшен бәяләү буенча Сәнгать советы эшли башлады.